- 09.07.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия Хөкүмәтендә өйдә асрарга ярамаган хайваннар исемлеген раслаганнар, дип хәбәр итә «РИА Новости». Әлеге исемлек шактый озын, 33 бүлекчәдән тора. Анда кеше гомере өчен куркыныч тудырган, яшәү өчен өй шартлары туры килмәгән җәнлекләр кергән. Әйтик үрмәкүчләр, еланнар, бүре, төлке, генә түгел, бегемот һәм филләр, крокодиллар да бар. Закон үз көченә 2020нче елның гыйнварыннан керәчәк.
Комментарии