- 09.07.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда туристик хезмәтләр буенча кайнар элемтә эшли башлаячак. Чит илгә ялга барыр алдыннан ул илдәге инфекция куркынычлары, ял вакытында иминлек кагыйдәләре буенча сорауларыгызга белгечләр җавап бирер. Туристик хезмәтләр алганда кулланучыларның хокукларын аңлатачаклар. Кайнар элемтә 8-22нче июльдә эшләячәк. Сорауларны 221-90-16, 238-53-68, 238-21-74 телефоннары аша бирергә мөмкин.
Комментарии