- 09.07.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Абхазиядә Пицунда шәһәре янында туристлар юл һәлакәтенә очраган. Алар утырган автобус җиңел машинага килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 15 пассажир барлыгы билгеле, аларның тугызы зыян күргән. Зыян күрүчеләр арасында Казаннан да туристлар бар.
Комментарии