Бай түрәләр

«Forbes» финанс-икътисади журналы Татарстан Республикасы Президентын Русиянең иң бай түрәләре исемлегенә кертте. ТР Дәүләт хезмәткәрләре арасында иң байы – 422,35 миллион сумлык шәхси кереме булган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Колесова. Икенче урында – ТР Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Зубарев. Аның шәхси кереме 435,58 миллион сум. Рөстәм Миңнеханов Татарстан рейтингында өченче урынны, ә Русия күләмендә 92нче урынны били. Аның шәхси кереме – 8,55 миллион сум.

Комментарии