- 09.04.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан музейларына бушлай керү көннәре булдырыла. 2019нчы елның апреленнән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга керү барлык кешеләр өчен дә бушлай була, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Әлеге чара ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Комментарии