ТӘМӘКЕ 5 тапкыр кыйммәтләнәчәк

2015нче елга сигаретка акциз хакын 3 мең сумга күтәрмәкчеләр. Ә бүген мең сигарет өчен бары тик 280 сум түләнә, дип белдерде финанс министры Алексей Кудрин. Март ахырында акциз хакын 2012–2014нче елларга ук 873 сум 60 тиенгә күтәрәчәкләре турында игълан ителде. “Якын елларда без акциз хакын күтәрү темпларын кызулатачакбыз”, – ди А. Кудрин. Аның фикеренчә, бу ил казнасын баетырга ярдәм итәчәк.

Әмма Премьер министр бизнеска салым авырлыгын җиңеләйтүдән килгән югалтуны акцизларны кыйммәтләндереп халык җилкәсенә аударып каплауны тәнкыйтьләгән иде. Бу тәмәкегә бәяләрнең кинәт күтәрелүенә китерәчәк, дип белдерде ул узган атнада.

Әгәр финанс министрлыгы тәкъдиме барып чыкса, сатудагы иң арзанлы тәмәке бүгенгедәй 12–18 сум урынына 95 сум торачак. Иң күп кулланылучы төрләре 2015нче елга 122 сум булачак.

Дәүләтнең шул рәвешле казнасын баетырга җыенуы файдагамы, әйтүе кыен. Ул халыкның сыйфатсыз продукт куллана башлавына китерәчәк. Тәмәке тартучылар аңа карап кына кимемәс, ә менә яман әйбер тартып сәләмәтлеген какшатыр. Инде бүген үк тәмәкенең популяр төрләре Белоруссиядәгегә караганда 57%ка, ә Казахстанныкыннан 85%ка кыйммәтрәк. Бәя күтәрелү кара базарның чәчәк атуына гына китерәчәк.

 

Комментарии