- 09.02.2021
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллы шәһәрендәге яңа зиратта каберләрне хәзер QR-код буенча табып була. Шушы көннәрдә махсус электрон сервис эшли башлаячак, дип хәбәр итә «Чаллы хәбәрләре». QR-кодны алыр өчен зират хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу код кешене сайтка кертә һәм туганыңның үлгән көне белән исем-шәрифләрен язсаң, аның кайда күмелгәне килеп чыгачак.
Комментарии