Телевизор «алган»

Чаллы кешесе бушлай игъланнар сайтында телевизор сатып алырга булган һәм 100 мең сум акчасыннан колак каккан, дип яза «Челнинские известия». 37 яшьлек ир-ат сатучы белән элемтәгә кергән. Сатучы телевизор хакын алдан түләргә кушкан. Тиешле акчаны күчергәч, ирнең банк картасыннан 107 мең сум акчасы юкка чыккан. Полиция ялган сатучының Мәскәүдән торып эш итүен ачыклаган.

Комментарии