- 09.01.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Эшкәртелгән ит куллану яман шеш чиренә китерергә мөмкин. Глазго университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә РИА «Новости». Алар тикшеренүләр үткәреп, көненә 9 грамм ит продуктлары куллану да яман шеш куркынычын арттыруын ачыклаган. Биредә сүз атнасына өч телем колбаса яки ике сосиска ашау хакында бара.
Галимнәр урта яшьтәге 260 мең хатын-кыз арасында күзәтүләр алып барган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эшкәртелгән ит кулланучыларда сөт бизләрендә яман шеш барлыкка килү ихтималы 15 процентка арткан.
Комментарии