Алдынгылар рәтендә

Татарстанның җиде гомуми белем бирү учреждениесе 200 алдынгы мәктәп арасына кергән. Аларны тәмамлаучылар табигый-математика һәм инженер-техник белгечлеге буенча әйдәп баручы югары уку йортларына уңышлы керә. Рейтингка Казанның 134нче һәм 145нче лицее, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее, КФУның IT-лицее, Казанның 7нче лицей-интернаты кергән. Чаллының 26нчы гимназиясе – рейтингның 120нче, Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе 163нче баскычында урнашкан.

Комментарии