- 07.12.2016
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Яңа ел бәйрәме чорында Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелә. Ул 15нче декабрьдән 10нчы гыйнварга кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда сәнәгать, ягулык-энергетика комплексы объектларына 500 метрдан якынрак булган урыннарда пиротехника кабызу тыела. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, автомобиль юллары, авыл хуҗалыгы корылмаларыннан ара 50 метрдан да ким булмаска тиеш. Бары тик бенгаль утларын яндыруга гына чикләүләр юк.
Комментарии