- 07.11.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Киелми яткан кышкы киемнәрегез булса, аларны Казандагы «Приют» ярдәм пунктына китерә аласыз, дип хәбәр итә «Татар-информ». Аланы мохтаҗ кешеләргә – балаларга һәм өлкәннәргә бирәчәкләр. Хәзер кибеттә кышкы киемнәр кыйммәт тору сәбәпле, мохтаҗ кешеләргә, бигрәк тә күп балалы гаиләләргә мондый хәйрия пункты эшләве зур ярдәм булып тора. «Приют» үзәгендә тиз бозылмый торган азык-төлекләрне дә кабул итәләр.
Комментарии