- 07.05.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Соңгы арада үзен сәер тоткан кешеләр турында еш яза башладылар. Түбән Камада бер ир-ат үтеп баручы малайның велосипедын типкәләп, ватып аткан, Уфада урамда анадан тума йөрүче бер егетне күргәннәр, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер ир-ат юл уртасында дога кылган рәвештә утырган. Психотерапевтлар моның сәбәбен атады. Яллар вакытында спиртлы эчемлекләр кулланучылар арта, икенчедән психик яктан тотрыксызрак кешеләргә озак яллар файдага түгел, дип яза «Шәһри Казан».
Комментарии