Киметерләрме?

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов кышкы чорда эш атнасын кыскарту тәкъдиме белән чыккан. «Кешеләр бер сәгатькә азрак эшләсен өчен, кышкы чорда, караңгы вакытта эш атнасын киметергә мөмкин», – дигән ул. Парламентарий үзенең инициативасын кышын кешеләрдә «депрессия күзәтелүе, файдалы эш коэффициенты 0 процент булуы» белән нигезләгән.

Комментарии