- 07.04.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Әлки якташлык җәмгыяте фронтовик язучы Нәби Дәүли эзләре буенча туристлык маршруты әзерли башлаган. Район буенча узасы әлеге маршрутның кузгалып китү ноктасы Алпар авылы музее булыр дип ниятләнә. Тематик экскурсия язучының туган урыны — Яңа Камка (элекке Мәүләшә) авылыннан башланачак. Маршрутта катнашучылар язучы булган урыннарны күрә алачак. Аннан соң туристлар Базарлы Матак авылына кузгалачак. Әлки буенча экскурсияне велосипедта, атка утырып яисә җәяү үтәргә була, дип планлаштыралар.
Комментарии