- 07.04.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда үзизоляция режимы вакытында, счетында акчасы бетсә дә, 60 яшьтән өлкәнрәк абонентларның телефоннарын өзмәячәкләр. Бу хакта мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов белдерде. «Таттелеком» һәм «Ростелеком» компанияләре, бернигә карамастан, әлеге категория кешеләренә хезмәт күрсәтүне саклап калачакларын раслаган.
Комментарии