- 07.04.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин (КПРФ), коронавирус булу сәбәпле, быел Бердәм дәүләт имтиханын уздырмау тәкъдиме белән чыкты. Бу тәкъдимен ул Премьер-министр Михаил Мишустинга да юллаган, дип хәбәр итә «РИА Новости». БДИ кичектерелгән иде инде – яңа документ буенча, быел беренче имтиханнар 8нче июньдә башлана. Илдәге вазгыятькә карап, тагын да кичектерелергә мөмкин, диелде.
Комментарии