Трассага исем

Югары тизлекле Мәскәү-Казан трассасына исем сайлау өчен тавыш бирү башланды. Магистраль өчен өч атама – «Восток», «Евразия» һәм «Казан» атамалары тәкъдим ителгән. Электрон почтага (imya-m12@yandex.ru) хат җибәреп яки социаль челтәрләрдә «Автодор» публикациясе астындагы шәрехләмәләрдә күңелеңә хуш килгән атаманы язып тавыш бирергә мөмкин. Шул ук вакытта, үз вариантыңны да җибәрү мөмкинлеге бар, дип искәртә ТАСС агентлыгы.

Комментарии