Айныткычлар кире кайта?

Дәүләт Думасы илдә айныткычларны кабат торгызу турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Проекттан аңлашылганча, айныткычка җәмәгать урынында салмыш яки наркотик матдә тәэсирендә күренгән һәм мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган, шул ук вакытта җитди медицина ярдәме кирәк булмаган кешеләр китереләчәк. Айныткычларны торгызу эшен һәр төбәк үзе карарга тиеш, дип саный проект авторлары.

Комментарии