- 06.08.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Август аенда Русиянең кайбер гаиләләренә эшсезлек буенча яңа пособие түләнергә мөмкин. Ярдәм күләме 3 мең сум. «Яндекс хәбәрләр» порталы хәбәренчә, 1нче мартка кадәр эшсез калган һәм балигъ булмаган бала тәрбияләүчеләр пособие алу мөмкинлегенә ия. Акча төбәк бюджетыннан түләнә, аны алу өчен яшәү урыны буенча Мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга кирәк.
Комментарии