- 06.08.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанның Азнакай районында чит фатирда йоклап алырга теләгән 38 яшьлек ир-атны хөкем иткәннәр. Ул спиртлы эчемлек сатып алган һәм танышы янына кунакка керергә уйлаган. Тик йорт хуҗасы өйдә булмагач, таш белән пыяланы ваткан һәм фатирга кереп йоклаган. Ирне төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр.
Комментарии