Эшсезләргә ярдәм

Чаллыда эшсез калган кешеләр тәкъдим иткән 19 бизнес-план республика бюджетыннан финанс ярдәме алачак, дип яза «Челнинские известия». Мәшгульлек үзәгендә Эксперт советы утырышы узган, анда 24 проектны караганнар. Проектлары расланган авторларга Татарстан бюджетыннан 117 мең 600 сум акча бүлеп биреләчәк.

Комментарии