Түбәгә менгән

Казанның Даурия урамында сәнәгать бинасы түбәсендәге карны мини-төягеч трактор ярдәмендә чистартканнар. Әлеге видео «Пикабу» сайтында чыкты. Түбәгә мини-төягечне ничек алып менгәннәре билгеле түгел. Видеога шәрехләмәләрдә «бу контораның түбәсе яхшы» һәм «соңгы катта эшләүчеләр швабралар белән түшәмне терәтеп торалар» дип язганнар.

Комментарии