Яңа туңдырма

Чаллының «Славица» компаниясе «Бедный еврей» дип аталган туңдырма чыгара башлаган. Аңлашыла ки, бу хәл җирле яһүд җәмгыяте вәкилләренең ачуын чыгарган, алар прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта әлеге исем һәм төрү материалында Израиль дәүләт атрибутикасы законлы рәвештә кулланылганмы икәнлеген ачыклау бара. Элегрәк «Славица» компаниясе «Обамка» дигән туңдырма чыгарып танылган иде инде.

Комментарии