- 06.03.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда ерак арага йөрүче шофер юлга исерек килеш кузгалган, өстәвенә үзе белән алты яшьлек улын да алган булган. М7 трассасының 971нче чакрымында ЮХИДИ инспекторлары, куркынычсызлык каешын эләктермәгәне өчен, «МАЗ» йөк машинасын туктата. Шоферның исерек булуы ачыклана, янәшәсендә кечкенә улы да була. Тәртип бозучы тоткарлана, машинасы штрафстоянкага куела.
Комментарии