- 06.02.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
2018нче елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында ашлык саклый торган ындыр табакларына капиталь ремонт үткәрү программасы башлана, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Республика программасы кысаларында, 373,2 миллион сумга 127 ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла. Яңа программа ашлык саклау шартларын яхшырту һәм аның товар сыйфатын саклауга ярдәм итәр дип көтелә.
Комментарии