Табын артында иҗат кичәсе

«Морзалар оясы» («Дворянское гнездо») ресторанында «Чәршәмбе көн кич белән» – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәләр уза. Аның чираттагысы 14нче марттагысы Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат һәм Дамир Имамиевлар иҗатына багышлана. Кичәдә Гөлшат һәм Дамир Имамиевларның дуслары Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин, баянчы Айзат һ.б. артистлар катнаша. Аш мәҗлесендә үзара аралашырга, төрле уеннарда катнашырга, биеп күңел ачарга, җырлашып утырырга мөмкин булачак.

Башлана 18.00 сәгатьтә, керү бәясе – 700 сум.

Билетлар «Кукан» кафесы кассасында.

Адресы: Лобачевский урамы, йорт 4 а (Ленинский сад тукталышы).

Комментарии