Кимерме?

Белгечләр 2018нче елда ипотека ставкаларының кимүен һәм базарда беренчел торакка ихтыяҗ артуын көтә. Level Group генераль директоры Кирилл Игнахин аңлатканча, ставкаларның бер пунктка кимүе бирелгән кредитлар күләмен 40%ка арттыра. Аның фикеренчә, төп ставка 6-7% булса, кредит бирүнең күләме ике тапкырга артырга мөмкин. Белгечләр сүзләренчә, соңгы ике елда кредитлар бирү күләме 1,5 тапкырга кимегән. Шулай ук соралган сумманың уртача күләме үсә.

Комментарии