Мәчеттә дәресләр

4нче декабрьдән Казан шәһәренең Апанай мәчете һәр атнаның дүшәмбе көнендә лекцияләр циклы башлап җибәрә. Дәресләр циклының гомуми темасы – «Русиядә ислам тарихы». Проектның максаты – тарих аша туган телгә, милли мираска, язма әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү. Ислам тарихы буенча лекцияләрне тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев алып бара. Лекция 18.00 сәгатьтә башлана.

Комментарии