- 05.04.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Быелгы яз соңрак килсә дә, кар кинәт эрергә мөмкин дип кисәтә синоптиклар. Бу атнада һаваның температурасы төннәрен дә плюс булачак. Бу инде су басу куркынычын арттыра. Инде кайбер урыннарда язгы ташуның көчәюен хәбәр итәләр. Казанда да аерым урамнардан үтәрлек түгел. Казан янындагы Кадыш авылында да урамнар су астында калды, дип хәбәр итәләр. Бигрәк тә түбән урамнар кыенлык кичерә. Кышын карларның чыгарылмавы, юл кырыенда гына өелеп ятуы хәлне катлауландыра.
Су басу очраклары турында сездән хәбәрләр көтәбез. Безнең хәбәрчеләребез барып, мәсьәләне хәл итү чараларында сезгә ярдәм итәр.
Комментарии