- 05.04.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда, Нариман урамындагы 112нче йорт яныннан үткәндә, 12 яшьлек малайның башына өй түбәсеннән боз төшә. Ул баш мие селкенү диагнозы белән больницага озатылган.
Ә Чуашстан Республикасында боз 9 айлык кыз баланы һәлак итә. Түбәдән зур боз кисәге бишектә яткан бала өстенә килеп төшә. Башы җәрәхәтләнгән бала больницага озатыла һәм ул анда аңына килә алмыйча вафат була. Әнисе арбадагы кызын калдырып кибеткә генә кереп киткән була.
Комментарии