Искитмәле тамаша

Казанда бертуган Илья, Сергей һәм Андрей Сафроновлар иллюзион трюклары белән тамашачыларны шаккатырмакчы. Тамашачылар фокусларның серләрен сәхнәгә күтәрелеп тикшерә ала, ә ахырдан иллюзионистлар залга кабартылган 10 шар ыргытачак. Шушы шарга ия булган бәхетлеләр бар халык алдында “юкка чыгачак”. Сафроновлар белән тамашада экстрасенслар бәйгесендә җиңеп чыккан Мохсен Норузи һәм Мәхди Ибраһим Вафа да катнашачак.

Комментарии