Бәяләр арта

Казан авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә кайбер продуктларга күтәрелде. Узган айда түрәләр бәяләрнең артмавын вәгъдә итсәләр дә, шимбә базарында йомырка, карабодай ярмасы һәм бәрәңге кыйммәтләнде. Тавык йомыркасы 30 сумнан 36 сумга күтәрелде, карабодай ярмасы да, 10 сумга артып, 70 сумга җитте, ә бәрәңге 3 сумга арткан. Хәзер ул 28 сум тора. кулланучылар берлеге ширкәте моны күпләп сатып алу бәяләренең артуы белән аңлата.

Комментарии