Чатыр җимерелгән

Казанда үткән атнада яуган җепшек кар нәтиҗәсендә Казанның «Ярдәм» мәчете каршында урнашкан, бер мең кеше сыйдырышлы Рамазан чатыры тулысынча җимерелгән. Хәзер гыйбадәтханә җитәкчелеге Рамазан аена кадәр яңа корылма төзергә тели. Яңа чатырның бәясе 7 миллион сум тирәсе торачак. Бу корылмада ураза вакытында һәр көн саен мең кеше авыз ача иде.

Комментарии