Үзгәрде

Сентябрь башыннан «Хәрби хезмәт турында» законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер 1нче сентябрьгә кадәр армия сафларына киткән ир-егетләр, җитди сәбәпләре булган очракта, демобилизацияләнә ала. Армиягә чакырылу вакытын кичектереп тору хокукына ия булган яки армиягә барудан азат ителгәннәр 1нче сентябрьдән бу хокукларыннан баш тарту хокукына ия. Моннан тыш, повестка алып та, военкоматка килмәгән һәм медкомиссия узудан баш тарткан өчен штраф күләме арта. Моңа кадәр 500 сум булган штраф хәзер 3000 сумга кадәр җитәчәк.

Комментарии