Татар аудиокитабы

Быелдан башлап Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгарачак. Эшне башкаручылар мондый китапларга ихтыяҗ һәм сорау зур, дип аңлата. Хәзерге вакытта студияләрдә тавыш яздыру эше бара. Быел татар халык әкиятләре, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип планлаштырыла.

Комментарии