Ипи кыйммәтләнә

Быел көз, октябрь аенда, Русиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин. Бу – валюта курсы үзгәрү һәм 2018нче елда уңыш кимү фаразлануга бәйле. 1 кг бодай август башында 10 сум булса, хәзерге вакытта 12 сум. Аналитиклар фаразы буенча, сентябрь уртасыннан башлап онны сату бәясе 18-18,5 сумга җитәргә мөмкин. Август башында 1 кг он өчен 16 сум түлисе иде.

Комментарии