Дини курслар

Казандагы «Гаилә» мәчете Ислам дине нигезләре буенча курсларга чакыра. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен укулар аерым оештырыла. Мәктәп яшендәге балалар өчен дә төркем туплау күздә тотыла. Дәресләр эш һәм ял көннәрендә иртән, көндез һәм кич узар дип көтелә – ислам дине нигезләренә төшенергә теләүчеләр үзләренә җайлы вакытны сайлый алачак. Курслар сентябрь ахыры – октябрь башында башланачак. Язылу өчен мәчет вахтасында анкета тутыру кирәк.

Комментарии