Урлаган

Апас районында мәчеттән зур суммалы сәдака салу тартмасын урлаучыны тоткарлаганнар. 41 яшьлек ир-ат төнлә, асылмалы йозакны ватып, мәчеткә керә һәм иганә тартмасын ала. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый. Аңардан 95 мең сум акча, шулай ук урланган акчага сатып алырга өлгергән телефонны алганнар.

Комментарии