Аллаһ йорты ачыла

Тирә як авылларда мәчетләр салынып, Югары Оры авылында яшәүчеләр мәчетләре булмауга уңайсызлана иде. Ниһаять, республикабыздагы Арча районының шанлы тарихлы бу авылында да бик тиз арада, зур-зур авылларны да көнләштерерлек мәчет сафка басты. Мәчет стенасы белән түгел, аның чын гыйбадәтханә ролен үти алуы белән кадерле һәм кыйммәт. Аллага шөкер, Югары Оры авылында мәчет буш тормый. Халык җомга намазларына гына түгел, башка вакытта да намазга шушы Аллаһ йортына килә. Мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышын күрше авылларда да ишетәләр. Әле генә авылдашларыбыз якташыбыз Гомәр әфәнде ярдәме белән күмәк ифтар уздырды. Гает намазына тигез сафларга басты. Хәзер сөенеп, хәләл тормыш белән яшисе генә калды.

12нче июньдә шушы мәчетебезне сафка бастыру уңаеннан рәсми ачылыш тантанасы була. Авылдашларыбызны олуг бәйрәмгә көтеп калабыз. Тантана иртәнге 10 сәгатьтә башлана.

Феликс хәзрәт ФАЗЫЛҖАНОВ,

Арча районы, Югары Оры авылы

Комментарии