Күлмәк урлаган

36 яшьлек ирне гадәти булмаган җинаяте өчен кулга алганнар. Ул Казанның бер сәүдә үзәгендә Росгвардия хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп иткән. Ир кулында берничә туй күлмәге була. Хокук сакчыларын күргәч, күлмәкләрне җиргә ташлап кача, тик ерак китеп котыла алмый. Туй күлмәге «яратучы» Лаеш районында яшәүче 1978нче елгы кеше булып чыккан. Хәзер элек хөкем ителгән урта яшьтәге иргә ни өчен аның кадәр туй күлмәкләре кирәк булганын ачыклыйлар.

Комментарии