- 04.02.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Әлмәттә яшәүче 35 яшьлек ир-атка карата суд булды. Ул Чирмешәндә яшәүче белән 60800 сумга аш бүлмәсе гарнитурасы сату-алу килешүе төзегән була. Беренчел кертем исәбенә клиентның 30 мең сум акчасын ала һәм югала. Шул ук ысул белән берничә кешедән тагын 50-60 мең сум үзләштерә һәм туздыра. Мошенник тозагына районның башка кешеләре дә эләккән.
Комментарии