- 03.10.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда яшәүчеләр ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәкләр. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2018нче елга бастырган хезмәт календарендә бу көннәр ял көннәре итеп күрсәтелгән. 3-6нчы ноябрь эш көннәре түгел. 4нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел ул якшәмбегә туры килә һәм шуңа күрә дүшәмбегә күчерелә. 6нчы ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Комментарии