- 03.10.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
13нче октябрьгә билгеләнгән Хәтер көненә хакимиятләр әле рөхсәт бирмәгән. Хәтер көненә багышланган митинг уздыру турында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Казан мэриясенә ике белдерү хаты керткән. Соңгысы 28нче сентябрьдә тапшырылган. Активистлар митинг уздыру өчен Камал театры янын, Вахитов һәйкәле мәйданын сораган, ләкин бу урыннар кире кагылган. Чара Тинчурин бакчасында уздырылырга мөмкин.
Комментарии