- 03.09.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия Пенсия фондының Татарстан бүлеге мошенниклардан сак булырга өнди. Пенсия фондының рәсми сайтына охшатып ясалган ялган сайт барлыкка килгән. Анда буыннарны дәвалау өчен дарулар рекламасы урнаштырылган. Мошенниклар янәсе Русия Дәүләт Думасы әлеге препаратларны пенсионерларга бушлай бирү турында закон кабул иткән, бу тәкъдимне Пенсия фондының Казан бүлекчәсе җитәкчесе ясаган, дип язган.
Комментарии