- 03.07.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәкегә салым кертергә тәкъдим иткән. Ул бу тәкъдимне экология министрлыгына юллаган. Экспертлар фикеренчә, әйләнә-тирәгә тәмәке үзе дә, аның төтене дә зыян сала. Шулай ук тәмәке тарту – урманнарда янгыннар китереп чыгаручы төп сәбәпләрнең берсе, дип тә өстәгәннәр. Әлегә салым ставкасы буенча төгәл тәкъдимнәр юк.
Комментарии