- 03.07.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Уфадагы бер кибет хуҗасы кибетенең түшәмендә, диварларында, сәүдә залында сары таплар булуыннан зарланып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Гаризасында аңлатуынча, моның сәбәбе – өске катта яшәүче ханым асраган этләр. 30 баш эт лоджиягә чыгып кече йомышларын үти икән. Нәтиҗәдә, эшкуар хуҗабикәне судка биргән. Суд аны 250 мең сумга якын штрафка тарту, ә фатирны этләрдән бушату турында карар чыгарган.
Комментарии