- 03.07.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Авыр хәлдә калган көмәнле хатын-кызларга ярдәм итү буенча Бөтенрусия кайнар линиясе ачыла. Ярдәм сорап шалтыратучы көмәнле хатын-кызларга психологлар җавап бирәчәк. Линия эш көннәрендә 09:00-21:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Аның номеры: 8(800) 200-04-92. Рәсми мәгълүматлар буенча хәзерге вакытта Русия дәүләт клиникаларында ел саен 800 меңнән артык аборт ясала.
Комментарии