- 03.07.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанның Кабан күле буенда йөрүчеләр су өстенә чыккан дистәләгән үле балыкка тап булган. Экология министрлыгы хезмәткәрләре күлнең суын экспертизага алган. Балыкларның үлеменә күлнең «чәчәк атуы» һәм эссе һава сәбәп булырга мөмкин, мондый шартларда балыкларга кислород җитми.
Комментарии