- 03.04.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Күрше Чуашиянең Канаш районындагы бер авылда 80 яшьлек Анастасия Ильина гомере буе паспортсыз яши. Ул рәсми төстә бер генә ил гражданины да түгел. Заманында, паспортлар бирелгәндә, ул аннан баш тарткан. “Иблис кәгазен алмыйм”, – дигән. Бүген бар булган документларыннан туу турындагы таныклык һәм метрика кенәгәсендәге язу гына. Гомере буе колхозда эшләп, хезмәт кенәгәсе дә юк. Әбинең ире дә, балалары да, бер генә туганы да юк. Хәзер җирле хакимият суд аша аның бу дөньяда яшәгәнлеген исбатларга җыена. Анастасия түтәй нык бетешкән, карап торырга якыннары юк. Картлар йортына китәр иде – паспортсыз анда да алмыйлар. Бүген ул судлашып, документ эстәп йөри.
Комментарии